news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 40 мең гектар бөртеклеләрне җыясы калды

Бу гомуми мәйданның 3процентыннан да азрак дигән сүз

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 40 мең гектар бөртеклеләрне җыясы калды – бу гомуми мәйданның 3 процентыннан да азрак дигән сүз. Кичә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр ителде.

Үзенең нотыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, үткән атна уңышны җыеп алу өчен бик уңайлы булды, нәтиҗәдә, авыл хезмәтчәннәре 250 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп алды. Бүгенгә бары тик 40 мең гектарда гына урып-җыю калган.

Бүгенгә бөртеклеләрнең уңышы 3,36 млн тонна тәшкил итә, уңыш  - һәр гектардан уртача 22,3 центнер чамасы.

Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 30,2 мең гектар рапс җыеп алынган, 50 мең гектардан артыгын җыясы калган. Уртача уңыш – 11,6 ц/га, әмма, министр билгеләп үткәнчә, республикада бу уңыш аермасы бик зур – 6дан алып 25 ц/га кадәр. М. Әхмәтов ассызыклаганча, хәзерге вакытта бу культурага зур ихтыяҗ Казан май экстракциясе заводыннан.

Татарстанда шикәр чөгендере 9 мең гектардан артык мәйданда җыелган – барлык чәчүлекләрнең 19 проценты. Уртача уңыш – 317 ц/га.

Республикада 550 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, алар гомуми планлаштырылган мәйданның 78 процентын тәшкил итә. «Тулаем шытымнар әлегә әйбәт, әмма саклау чараларына керешергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100