news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 40 килограммлы кабак үстерүчеләр бар

Кабак үстерү серләре бик үк катлаулы да түгел икән

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында яшәүче Измайловлар үз бакчаларында кырык килога якын авырлыкта кабак үстергәннәр.

Йорт хуҗасының әйтүенчә, кабак үстерү серләре бик үк катлаулы да түгел. Утырткан вакытта бер чиләк чамасы органик ашлама, ягъни черемә салырга һәм вакытында су сибеп торырга гына кирәк. Бишенче яфрагыннан соң сабакны чеметеп алалар. Шулай итсәң, җирнең бар көче яфракка түгел, кабакның үзенә китәчәк, – дип белдерә хуҗабикә районның “Туган як” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot