news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -40 градуска кадәр салкын булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Иртәгә, 11 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Шуның аркасында республикада янә  кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә Татарстанда һава температурасы -29...-34 градус салкын, ә республиканың көньяк һәм көнчыгышындагы аерым районнарда -35...-40 градус булачак. Иртән республиканың көнбатышында -24... -29 градус булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә -31 градустан -33 градуска кадәр, иртән -26...-28 градуска кадәр салкын булачак.

Көндез һава температурасы -16...-21 градуска, республиканың көнчыгышында -24 градус салкын булачак. Татарстан башкаласында -17 градустан -19 градуска кадәр, дип фаразлана метеорологлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot