Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 4 йөк машинасы бәрелешеп, кеше үлеме белән тәмамланган
Татарстандагы юлларда 10 көндә 13 кеше җан биргән
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Кичә сәгать көндезге 9.30 да Алабуга-Ижевск юлының Менделеевск районы турысындагы 25 нче чакрымында “Мерседес-Бенц” йөк автомобиленең 1990 елгы йөртүчесе, фаразлар буенча, “Исудзу” йөк машинасын уза, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген, дөрес дистанция сайлый алмый һәм каршысына килүче “КамАЗ” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Мерседес-Бенц” йөк машинасы каршы як юнәлешле юлга чыга һәм “КамАЗ” һәм “Вольво” йөк машиналарына килеп бәрелә. “Вольво” исә, үз чиратында, “Исудзу” белән бәрелешә. Ахырдан “Вольво”, “Исудзу”, “Мерседес-Бенц” автомобильләре юлдан түбән төшеп китә. Шушында тәне җәрәхәтләнеп “Мерседес-Бенц” йөртүчесе урында ук җан бирә, ә “КамАЗ” йөртүчесе исә хастаханәгә озатыла.
Гомумән, февральнең 10 көнендә Татарстандагы юлларда кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китергән 93 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 13 кеше һәлак булган, 107се имгәнгән, җәрәхәтләнгән.
Әле узган тәүлектә генә дә исерек хәлдә руль артына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 29 очрагы, каршы як полосага чыгуның 71 очрагы, балаларны махсус креслоларсыз йөртүнең 65 очрагы, куркынычсызлык каешын каптырмауның 597 очрагы теркәлгән, диелә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз