news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 4 хәрби «Бердәм Россия» праймеризында катнашырга документлар тапшырган

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү процедурасында катнашу өчен 79 гариза бирелгән, аларның 4се - махсус хәрби операциядә катнашучылардан. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлеге оештыру комитетының утырышында билгеле булды.

«76 кеше теркәлгән, 3 кешенең генә гаризасы кабул ителмәгән. 13 гаризаны хатын-кызлар биргән. Катнашучыларның күбесенә (26 кеше) 31-40 яшь, иң азы 30 яшькә кадәрге кандидатлардан (9 кеше) гариза кабул ителгән», - диде алдан тавыш бирүне уздыру буенча партиянең Татарстан төбәк бүлеге оештыру комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

«Алдан тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләр арасында даими нигездә 11 депутат, 5 дәүләт хезмәтәре, махсус хәрби операциядә катнашучы 4 кеше һәм 3 студент бар. Күпчелеге - «Бердәм Россия» әгъзалары (56 кеше), партия тарафдарлары (10 кеше), партиядә булмаганнар (10 кеше)», - дип ачыклык кертте ул.

«Кандидатларны тәкъдим итү процедурасы ачык һәм халык фикерен исәпкә алып үткәрелә, бу гариза бирүчеләрнең кайсы гражданнарның реаль хуплавына ия булганын аңлау өчен кирәк», - дип Маврина сүзләрен китерә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге.

«Бердәм россия» Генераль советы секретаре урынбасары Сергей Перминов билгеләп үткәнчә, быел сайлауда 46 миллионнан артык сайлаучы катнашуы планлаштырыла. Партия президент кампаниясен уңышлы башкарып, аларга югары дәрәҗәдәге хуплау белән килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot