news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 4 млн тоннадан артык ашлык суктырылган

Республиканың 28 районында бөртекле культуралар уңышын җыеп бетерделәр

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда 4 млн тоннадан артык ашлык суктырылган, гектардан уртача уңыш 27,1 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың 28 районында бөртекле культуралар уңышын җыеп бетерделәр. Бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән мәйданның 0,7 процентыннан (10,5 мең га) ашлык суктырасы калды.

22,6 мең гектардан (планның 86 проценты) 25,2 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектардан - 11,1 ц. 39,3 мең гектардан (36 процент) суктырылган рапс уңышы 30,3 мең тонна тәшкил иткән, гектардан уртача уңыш - 7,7 центнер. Шулай ук 3,2 мең гектардан (5процент) 95,1 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Татлы тамыразыкның уртача уңышы 300 центнер тәшкил иткән.

Көзге культуралар 230,2 мең гектарга чәчелгән, бу планның 38 проценты дигән сүз.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100