Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 4 миллион тоннага якын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыйганнар
Татарстанда быел, бөртеккә суктырылган кукурузны да исәпкә алганда, 3,9 миллион тоннадан артык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынды. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Ел йомгаклары буенча, бөртеккә суктырылган кукурузны да исәпкә алганда, 4 миллион тоннага якын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алдык. Бу яхшы нәтиҗә, дип саныйбыз. Кыр сезоны тәмамлана. Басуларда 20 мең гектар тирәсе көнбагыш һәм бөртеккә суктырыр өчен кукуруз мәйданы калып килә», – дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Бүгенге көндә басуларда әлеге ике культураны җыеп алу һәм туфракны эшкәртү эшләре төгәлләнеп килә, дип өстәде Җәббаров.
«Бу культураларга бераз салкын кирәк, дымлылык китсен, коры ашлык җыеп алып булсын өчен. Берничә көн салкын торса, без бу эшне бер атнада төгәлләячәкбез», - дип билгеләп үтте ул.
Муниципалитетлар арасында ашлык җыю буенча иң яхшы күрсәткечләргә Буа, Тәтеш, Арча районнары ирешкән. Биредә 170 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. «Кукмара районы уңдырышлылык буенча бик нык алга китте», - диде министр.
Аның сүзләренчә, республикада шулай ук шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде. Барлыгы 2,6 миллион тоннадан артык тамыразык җыеп алынды.
«Быел бу әйбәт нәтиҗә, яхшы уңдырышлылык», – дип ассызыклады спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз