news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 4 миллион тоннага якын ашлык суктырып алынган

Республикада урып-җыю эшенең 70 проценты төгәлләнде.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 3 сентябрь көненә республикада 1081,7 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның 70 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 3807,9 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,2 центнер тәшкил итә.

Башкарылган эш күләме буенча беренче урында Лениногорск районы игенчеләре бара. Алар пландагы эшнең 79 процентын төгәлләгән. Икенче урында – Зәй (78 процент), өченчедә Зәй районы игенчеләере (76 процент). Кама Тамагы (52 процент), Югары Ослан (57 процент) һәм Мамадыш (59 процент) районнары – арттагы өчлектә.

news_right_1
news_right_2
news_bot