Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 4 мартта хәбәр тарату системаларын тикшерү өчен сиреналар кабызылачак
Татарстанда 4 мартта республикадагы хәбәр тарату системасын планлы тикшерү планлаштырыла. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, 10.40 һәм 10.45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә) кабызылачак, ә 10.43 сәгатьтә мөһим хәбәрләр тапшыру өчен теле - һәм радиоканаллар кулланылачак.
Халыкка тынычлык сакларга киңәш итәләр. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк.
Ил төбәкләрендә хәбәр тарату системаларын тикшерү елга ике тапкыр - язын һәм көзен уза.
«Барыгызга да игътибар!» сигналы - бу халыкның игътибарын хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына җәлеп итә торган бердәм сигнал. Ул сиреналар, тавышлы элемтә, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка техник хәбәр итү чаралары ярдәмендә яңгыратылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз