Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 4 көндә транспорт катнашында булган һәлакәтләр саны 41гә җиткән
Үлүчеләр, имгәнүчеләр бар, дип хәбәр сала республиканың ЮХИДИ идарәсе
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлларында булган транспорт катнашындагы һәлакәтләрнең күпчелегендә рульдәгеләрнең хәрәкәт тизлеген дөрес сайламау, ягъни тизлекне арттырулары сәбәпче була. Мәсәлән, 3-4 ноябрь көннәрендә булган вакыйгалар да шуны раслый.
3 ноябрьдә төнге 12 нче яртыда Мәскәү – Уфа юлының 813 нче чакрымында (республиканың Биектау районы турысы) зур тизлектә барган «ВАЗ-2115» автомобиле юл читендә тукталган «Скания» машинасын бәрдергән. Нәтиҗәдә, «ВАЗ» белән идарә иткән 1977 елгы кеше шунда үлемен тапкан.
4е көнне сәгать кичке 6дан соң Казан – Саба юлының 79 нчы чакрымында «Ока» зур тизлектә каршы як хәрәкәт тасмасына чыгып, «Хендай Акцент»ка килеп кергән. Нәтиҗәдә, «Ока» рулендәге 1978 елгы зат һәлак булган, чит ил машинасы белән идарә иткән 1976 елгы кеше һәм салондагы хатын-кыз имгәнеп-җәрәхәтләнеп, Теләче районы үзәк хастаханәсенә озатылган.
Шушы ук көнне сәгать кичке 9 тулганда Казан – Оренбург юлының 313 нче чакрымында (Бөгелмә районы турысы) булган һәлакәт юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренең башкасын бозу сәбәпле килеп чыккан. Икенчел дәрәҗәдәге юлдан «ВАЗ-2110» машинасы белән идарә иткән 1974 елгы зат, өстенлекле юлдан барган «ГАЗ-3110» машинасын юллар чатында үткәреп җибәрмәгән, нәтиҗәдә, алар бәрелешкән. «ГАЗ» рулендәге 1980 елгы һәм аның пассажиры булган 1985 елгы затларга һәм арткы урындыктагы 2005, 2008 елгы балаларга урында медицина ярдәме күрсәтелсә, 2000 елгысы хастаханәгә озатылган. Арткы урындыкларда исә балалар өчен махсус креслолар, каешлар булмаган.
Шул вакыйгалар хакында хәбәр иткән республиканың ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, ноябрьнең 4 көнендә Татарстанда транспорт катнашында 41 һәлакәт булган (Казанда – 22), 2 кеше үлгән, 56сы имгәнгән-җәрәхәтләнгән (Казанда – 25).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз