news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 4 июньдә яңгыр һәм 23 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

Чәршәмбе, 4 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.

ТР Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, көндез кайбер районнарда яңгырлар көтелә, урыны белән көчле явым-төшем һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньякка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, шул ук вакытта урыны белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +18..+23 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot