news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +4 градуска кадәр җылыта һәм буран көтелә

Иртәгә Татарстанда нульдән югары температура һәм һава шартлары начарлануы көтелә. Мондый һава торышы булганда, биналар түбәсеннән кар һәм боз төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Республиканың кайбер районнарында күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәккә начарларнырга мөмкин. Төнлә юлларда бозлавык була. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә һәм вакыты белән 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр фаразлана.

Төнлә һава температурасы -3..+2 градус, ә көндез 0..+4 градус булачак. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100