news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +4 градуска кадәр җылыта

Татарстанда +4 градуска кадәр җылыта
Фото: © "Татар-информ"

Пәнҗешәмбе, 21 ноябрьдә, Татарстанда көндез һава температурасы 0..+4 градуска кадәр күтәреләчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, көндез республикада алмашынучан болытлы һава торышы була, урыны белән яңгыр һәм кар ява. Иртән шулай ук Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин.

Җил көньяктан секундына 6-11 метр тизлектә исә, көндез аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал.

«Татар-информ», ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фотосы

news_right_1
news_right_2
news_bot