news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 4 бала һәм аларның әнисе сөрем газы белән агуланган

Бүген Азнакайда 29 яшьлек хатын-кыз һәм аның дүрт баласы сөрем газы белән агуланган: сабыйларның берсе яңа туган, калганнарына – 2, 4 һәм 6 яшь.

«Татар-информ» га ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бөтен гаиләне хастаханәгә китергәннәр. Аларның хәле авыр дип бәяләнә.

Азнакай прокуратурасы бу хәлдән соң тикшерү эше башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot