news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 4, 6 һәм 27 ноябрь – бәйрәм көннәре

Пәнҗешәмбе, 5 ноябрь – кыска эш көне

(Казан, 20 октябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Татарстанда ноябрь ае бәйрәмнәргә бай булачак. Бу – 4 ноябрь (Халык бердәмлеге көне), 6 ноябрь (Татарстан Республикасы Конституциясе көне) һәм 27 ноябрь – Корбан бәйрәме.
“Татар–информ” агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Хезмәт шартлары һәм аны саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, чәршәмбе һәм җомга – бәйрәм көннәре арасында калган 5 ноябрь – пәнҗешәмбе – бер сәгатькә кыскарак гадәти эш көне.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100