news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 4,5 миллион тонна ашлык суктырып алынган

Иң беренче булып урып-җыю эшен Әтнә районында төгәлләделәр.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 17 сентябрь көненә республикада 1342,6 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу (ашлыкка кукурузны исәпкә алмаганда) пландагы мәйданның 91 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 4587,5 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 34,2 центнер тәшкил итә.

Иң беренче булып урып-җыю эшен Әтнә районында төгәлләделәр. Саба районы игенчеләре дә финишка якынлашып килә. Биредә пландагы эшнең 1 процентын гына төгәллисе калган. Башкарылган эш күләме шулай ук Чистай (2 процент), Аксубай, Зәй (3әр процент), Нурлат, Спас, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында да (4әр процент) югары.

Ә Кама Тамагы (24 процент), Тукай (21 процент), Югары Ослан (18 процент) районнарында урып-җыю эше тоткарлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100