news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 4,5 меңнән артык машина йөртүчегә өч мең сум күләмендә штраф салынган

Штрафны балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен сукканнар.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов Татарстанда 4,5 меңнән артык машина йөртүчегә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынганлыгын әйтте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча машинада 7 яшькә кадәрге балалар бары тик балалар утыргычларында, ә машинаның алгы ягында 12 яшь тулганчы бары тик махсус балалар утыргычында гына йөри ала», — диде ул.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 12 яшькә кадәрге балаларны махсус утыргычларда һәм машинаның арткы ягында гына утыртып йөрергә киңәш итә. «Әйтик, Питрәч районындагы бер авариядә 9 яшьлек кыз балалар утыргычына утырып барганга күрә исән калган», — дип мисал китерде Дамир Бикмөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100