news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 392 йортта капиталь ремонт эшләре башланган

Әлегә Дәүләт торак инспекциясендә 225 килешү генә теркәлгән

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстанның 38 муниципаль берәмлегендәге 392 йортта күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башланган. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә шундый мәгълүмат белдерелде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белдерүенчә, бүгенге көндә 35 муниципаль берәмлектә подряд оешмаларын сайлау тулысынча үткәрелде, барлыгы 275 подряд оешмасы сайланды.
19 мартка булган мәгълүматлар буенча, Дәүләт торак инспекциясендә 225 килешү генә теркәлгән.
Барлык муниципаль берәмлекләр Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән авансны идарәче компания һәм Торак милекчеләре ширкате счетына күчергән. Шулай да 9 муниципалитет җирле бюджетның 30 процент акчасын күчермәгән. Апас, Арча, Чүпрәле, Кайбыч, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары җирле бюджет акчаларын идарәче компанияләр счетына тулысынча күчергән.
Дәүләт торак инспекциясенә районнар биргән мәгълүмат буенча 38 муниципаль берәмлегендәге 392 йортта күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башланган. Ә Азнакай, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай һәм Чирмешән районнарында бер йортта да капиталь ремонт башланмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100