Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 391 чыгарылыш сыйныф укучысы вакытыннан алда имтихан тапшырачак
Вакытыннан алда, 21 марттан 15 апрельгә кадәр, Татарстанда имтихан үткәрү өчен өч пункт эшләячәк.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанда 391 укучы Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда 14 гомуми белем бирү фәне буенча тапшырачак. Вакытыннан алда имтихан тапшыру чоры 21 мартта ачылды.
«Ашыгыч БДИ бирүчеләрнең күпчелек өлеше — узган елларны мәктәпне тәмамлаучылар, үз нәтиҗәләрен яхшыртырга һәм югары уку йортына керү өчен кирәкле баллны җыярга теләүчеләр. Болардан тыш, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру чорында 11 сыйныф укучылары катнаша, алар нигезле сәбәпләр аркасында БДИ ны төп срокта тапшыра алмый», — диделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
БДИның вакытыннан алда чорында беренчеләрдән булып рус әдәбияты, химия һәм географияне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра. Татарстанда 26 кеше әдәбияттан имтихан сайлаган, химия буенча 70 кеше, география буенча җиде кеше үзен сынаячак. 24 март көнне БДИның вакытыннан алда этабында катнашучылар рус теленнән имтихан тапшырачак.
Вакытыннан алда, 21 марттан 15 апрельгә кадәр, Татарстанда имтихан үткәрү өчен өч пункт эшләячәк. Алар — Чаллының 48 һәм 4 мәктәпләрендә, шулай ук Казанның 8нче гимназиясендә урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз