news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 390 кешедә кискен эчәк авырулары күзәтелгән

15-21 гыйнвар көннәрендә республикабызда кискен эчәк авырулары белән чирләүнең 390 очрагы теркәлгән

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). 15-21 гыйнвар көннәрендә республикабызда 390 кешедә кискен эчәк авырулары күзәтелгән. Авыруның таралышы күрсәткече узган атна белән чагыштырганда югарырак булса да, эпидемиологик хәл тотрыклы булып кала, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot