news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 39 кеше 1 миллион сум субсидияле "Авыл табибы" программасыннан баш тарткан

Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе белдергәнчә, моның төп сәбәбе – авыл җирендә инфраструктура булмау.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Авыл табибы” программасы буенча, 5 ел эчендә Татарстанда 372 кеше 1шәр млн сум күләмендә субсидия алган. 39 кеше исә бу субсидияләрдән баш тарткан. Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова бүген республика парламентының 22 нче утырышында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, яшь белгечләрнең авыл җирлекләренә кайтмаулары һәм хәтта 1 млн сум субсидияләрдән баш тартуларының берничә сәбәпләре бар. “Бу, беренче чиратта, инфраструктураның булмавы белән бәйле. Гаилә әгъзасының икенчесе эшкә урнаша алмавы, эш булмау да авыл җирлекләреннән китәргә мәҗбүр итә. Һөнәри яктан үсеш булмау да яшь белгечләрне шәһәргә китәргә этәрә”, – дип аңлатма бирде Алсу Мифтахова.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе билгеләп үткәнчә, субсидияләрдән баш тарту нәтиҗәсендә республика бюджетына 17 млн сум акча кире кайтартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100