news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 39 градуска кадәр эсселек көтелә

8-23 августта Татарстанда аномаль эссе һава торышы булачак.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 18 -23 августта Татарстанда аномаль эссе һава торышы көтелә. Уртача температура нормадан 9 градуска яки аннан да күбрәккә югары булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һава температурасы +37..+39 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шулай итеп, пәнҗешәмбе терекөмеш баганасы +37 градус күрсәтәчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot