news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 370 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә 370 кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланган. Стопкоронавирус.рф. порталы мәгълүматлары буенча, республикада сентябрь уртасыннан бирле авыручылар саны кимүе күзәтелә.

43 кешене хастаханәгә салганнар, ә 335 кеше терелеп чыккан.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус йоктыруның 181 104 очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot