news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 37 градуска кадәр салкын көтелә

Юлларда - бозлавык

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез урыны белән бераз кар, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 

Төнлә 27-32 градус салкын, аязган вакытта һәм түбән урыннарда - 37 градуска кадәр. Көндез 18-23, республиканың көнчыгышында 26 градуска кадәр суык булуы ихтимал. Юлларда - бозлавык.  

news_right_1
news_right_2
news_bot