Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 37 градус эсседән соң бераз салкынайтачак
Җомга, 6 августта һәм шимбә, 7 августта, республикада 21-26 градус җылы булачак.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 37 градуска кадәр экстремаль эсселек Татарстанда бер тәүлек (3 август) дәвам итәчәк, 4 августтан яңгыр һәм яшенле яңгырлардан соң температура акрынлап кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
3 августта көндез һәм кич белән һава +32 ... +37 градуска кадәр эссе булачак. Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Шулай ук боз явуы ихтимал.
Чәршәмбе, 4 августта, яңгыр, яшен һәм секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил булачак. Һава температурасы, Көнчыгыш районнардан тыш, 30 градустан артып китмәячәк.
Пәнҗешәмбе, 5 августта, 24-29 градус җылы булачак.
Җомга, 6 августта һәм шимбә, 7 августта, республикада 21-26 градус җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз