news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 3,6 меңләп укучы ике дәүләт имтиханын бирү экспериментында катнашырга ниятли

Татарстанда IX сыйныфны тәмамлаучы 3,6 меңнән артык бала урта һөнәри белемнең үтемлелеген киңәйтү өчен кертелгән ике имтихан тапшыру экспериментында катнашырга теләк белдергән.

Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Әлеге экспериментның белем сыйфаты кимүгә тәэсире юк. Ул эшче һөнәрләрен үзләштерүне җиңеләйтә. X сыйныфта калырга, аннары югары белем алырга теләүчеләр өчен таләпләр шул ук кала. Алар дүрт имтихан тапшырырга тиеш булачак», – дип билгеләп узды Минзәлия Закирова.

Быел яңа кагыйдәләр белән эксперимент, Татарстанны да исәпкә алып, 12 төбәктә уздырыла. Сынау проекты узган елда Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә башланган иде. IX чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дүрт имтихан урынына икене тапшыру мөмкинлеге турында «Татар-информ»да язып чыккан идек.

Эксперимент нигезендә, бары тик мәҗбүри булган математика һәм рус теленнән имтихан тапшырырга туры киләчәк. Аннары төп гомуми белем турында аттестат бирелә. Шул документ белән проектта катнашкан урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керергә мөмкин.

Татарстанда эксперимент исемлегендә 51 урта уку йорты бар, ике имтихан нәтиҗәләре буенча һөнәр үзләштерү өчен 40 белгечлек каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot