news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 36 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир кишәрлеге табылган

Быел кулланылмый яткан 8 мең гектардан артыграк җир биләмәсе авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән.

Татарстанда 36 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир кишәрлеге табылган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел республикада Россельхознадзорның контроль-күзәтү чаралары, районнарның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән уртак эш вакытында, 36 мең гектар мәйданда файдаланылмый торган җир кишәрлеге табылган. Шуның 8 мең гектардан артыграгы, ягъни 177 җир участогы авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән. Бу хакта бүген Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында билгеле булды.

“Әлеге тәртип бозулар өчен салынган штраф күләме 2 миллион сумнан артып китә. Быел өч җир хуҗасы, үз кишәрлекләреннән баш тартып, аларны муниципалитетка тапшырды. Бу – 2 мең гектар мәйдандагы авыл хуҗалыгы мәйданы дигән сүз”, – диде Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов.

Аның сүзләренчә, Казан белән чиктәш районнарда 17 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир булуы ачыкланган. Җир биләүчеләр башлыча “Реал-Истейт”, “Капитал-транс-Инвест”, “Восток Зернопродукт”, “Лидер”, Элемент 7”, “Татарагроэксим” җәмгыятьләре, Парфирьев һәм Степанидин фамилияле гражданнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100