Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 36 градуслы эсселек көтелә, явым-төшем туктый
Бүген, 26 июльдә, Татарстанда аномаль эссе һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән кыска вакытка 14 метрга кадәр көчәя.
Бик җылы төннән соң (+17дән +23 градуска кадәр) көндез төбәктә һава +31...+36 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +32...+34 градуска кадәр).
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бу атна ахырына кадәр эссе һава торышы саклана. Республикада һаваның уртача температурасы июльнең өченче декадасында климат нормасыннан дүрт градуска югарырак булачак.
Киләсе атна башында, синоптиклар мәгълүматларына караганда, температура фонының акрынлап түбәнәюе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз