news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +36 градуска кадәр эссе булачак

Татарстанда +36 градуска кадәр эссе булачак
Фото: © «Татар-информ»

Пәнҗешәмбе, 4 июльдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, бу көнне республикада һава температурасы көндез +31...+36 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан, секундына 3-8 метр тизлектә булачак. Көндез урыны белән 14 м/с кадәр көтелә.

Казанда да шундый ук һава торышы көтелә. Әмма ТР башкаласында көндез һава температурасы +33-35 градус диапазонында фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot