news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 350 мең кеше "соры" хезмәт базарында эшли - ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы

Ведомствода "соры" хезмәт базарын легальләштерү турында фикерләштеләр

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында “соры” хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Статистика мәгълүматларына караганда, 2014нче елның мартында Татарстанның “соры”  хезмәт базарында 350 мең кеше эшләгән. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп узганча, “соры” хезмәт базары гамәлдә булуы - Пенсия фондына иминият кертемнәренең тиешле дәрәҗәдә түләнмәвенең бер сәбәбе ул. 9 октябрьдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец белән узган киңәшмәдә РФ субъектлары алдына  рәсми булмаган мәшгульлекне киметү бурычы куелган иде. Бу адым исә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә кертемнәр түләүне арттырырга  ярдәм итәргә тиеш.  

Министрлыклар, ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фонды төбәк бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре  катнашкан бүгенге киңәшмәдә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренә  өстәмә чаралар күрү бурычы куелды. Моның өчен һәр районда  эшләүче халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, керемнәрне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссия составын актуальләштерергә, аның эшен активлаштырырга кирәк. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак,  2015 нче елның 1 нче июленә эш  яшендә булып та, эшләми торган затларның саны 30 процентка кимеп,  мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә кертемнәр күләме  10 процентка артырга тиеш.  

Киңәшмәдә билгеләнгәнчә, социаль яклау органнары социаль яклау чаралары алуга бирелгән гаризалар арасында хезмәт хакы турындагы белешмәләрне тикшерергә тиеш булалар. Әгәр дә социаль яклау органына тәкъдим ителгән белешмә буенча  хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән, яшәү минимумыннан  түбәнрәк икән, бу белешмәләр җирле комиссияләргә тапшырылачак. Үз чиратында, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре алдында да үзенчәлекле бурыч куела. Теге яки бу эш урыныннан азат ителгән кешенең хезмәт хакы турында белешмәсендә минималь хезмәт хакы күләменнән, яшәү минимумыннан  түбәнрәк хезмәт хакы күрсәтелгән икән, аның эш бирүчесе, яки предприятиесе дә җирле комиссиягә хәбәр ителәчәк. Мондый предприятиеләрнең исемлеге даими рәвештә комиссиягә тапшырылып торачак.  

Моннан тыш, муниципаль берәмлекләрдә гражданнар рәсми булмаган мәшгульлек очраклары турында хәбәр итә алсын өчен, “кайнар линияләр” эшли башлар дип ниятләнә.  Министр сүзләренә караганда, бу һәм башка чаралар билгеле бер күләмдә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерергә ярдәм итәргә тиеш. 

Киңәшмә ахырында министр Эльмира Зарипова шуны билгеләде: муниципаль берәмлекләр үзләре хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү белән кызыксынган булырга тиеш, чөнки әлеге эш җирле казнага акча, салымнар кертүгә,  шуның белән район казнасының керемле өлешен арттырырга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot