news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 350 чакрым озынлыгындагы «Идел сукмагы» туристик маршруты барлыкка килде

Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгы лекториенда 350 чакрым озынлыгындагы «Идел сукмагы» җәяүлеләр маршрутын тәкъдим иттеләр. Анда Татарстанның 100дән артык мәдәни һәм тарихи һәйкәле, шулай ук аеруча саклана торган 26 территориясе керәчәк.

«Проект табигать территорияләрен үстерүнең яңа модельләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Бу җәяүлеләр маршруты гына түгел. Без үз алдыбызга күпмедер дәрәҗәдә Идел елгасын татарстанлыларга кире кайтару бурычын да куйдык, аның элек-электән коммуникацияләр системасы зәгыйфь булган. Без, җанлы сәяхәт формалаштырып, төркемле стандарт маршрутлардан читкә чыгарга телибез, бу һәр сәяхәтче өчен үтемле ял төре булачак», - дип искәртте ТР Шәһәрләрен үстерү институтының «Табигать территорияләре һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина.

Аның сүзләренчә, җәяүлеләр сукмагы Иделнең уң як яры буйлап Ульяновск өлкәсе чигеннән Чувашия Республикасына кадәр сузылачак. Маршрут 5 муниципаль районны, 100дән артык мәдәни мирас объектын һәм аеруча саклана торган 26 табигать территориясен тоташтырачак.

Татарстанда сукмак өч өлешкә (Казан агломерациясе, Кама Тамагы һәм Тәтеш) бүленгән, аны 5 сәгать эчендә дә, 5 көндә дә үтәргә мөмкин. Сукмакны өлешләп тә узып була, ул тугыз маршруттан гыйбарәт. Сәяхәткә тулаем алганда ике атна вакыт китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100