news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар арткан

Татарстанда 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар арткан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Агымдагы 2025-2026 уку елында Татарстанда 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар саны 0,4 процентка арткан: 20 проценттан 20,4 процентка җиткән. Бу хакта бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында билгеле булды. Утырышта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина педагогик юнәлешле махсус урта уку йортларын тәмамлаган белгечләрнең беренче ел эшләгән чорында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кимендә 75 процентын беркетеп калдыру мәсьәләсе турында сөйләде.

«Безне мәктәпләргә яшь кадрлар килүе куандыра. Әллә ни зур үсеш булмаса да, бу яшьләрне һөнәргә җәлеп итү буенча бездә күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген раслый торган күрсәткеч», – диде Гүзәл Гатауллина.

Ул бүген мәктәпләрдә педагогларның уртача яше 47-48 яшь булуын әйтте. Бу мәктәпләрдә тирән белемле, бай педагогик тәҗрибәсе булган кешеләр эшләвен аңлата, ди ул.

Утырышта физика, математика, рус теле, химия, биология укытучылары җитмәү, укучыларны педагогик-психологик ярдәм белән тәэмин итү һәм тагын берничә мәсьәлә каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot