Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 35 градуслы салкыннар көтелә: Машина йөртүчеләргә юлга чыкмаска киңәш ителә
Бүген 24 гыйнварда төнлә һәм иртәгә иртән Татарстанда кискен суыту фаразлана, һава температурасы -35 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт Автоинспекциясе халыкка мөмкин булганча сәфәрләрдән баш тартуларын сорап мөрәҗәгать итте.
Юлга чыккан очракта, автомобильчеләргә автомобильнең техник торышын игътибар белән тикшерергә киңәш итәләр. Аккумуляторны, ягулык дәрәҗәсен һәм җылыту системалары эшен карарга кирәк.
Машина йөртүчеләргә шулай ук җылырак киенергә, үзләре белән җылы кием, кайнар чәй алырга һәм мөмкин булганча ягулык запасы алырга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз