news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 35 градуслы эсселек көтелә

7-8 июльдә төнлә һава температурасы +17дән +22 градуска кадәр, ә көндез сизелерлек күтәреләчәк.

Татарстанда 35 градуслы эсселек көтелә

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә көндез һава температурасы +35 градуска җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар алмашынучан болытлы һава көтелүен, явым-төшем булмаячагын фаразлый. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә +17дән +22 градуска кадәр җылы булачак.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, алдагы ункөнлек дәвамында — 7-17 июльдә —көндезге һәм төнге температураның югары булуы көтелә.

«Безнең төбәктә һава торышы югары антициклон белән билгеләнә. Һава температурасы климатик нормадан 5-6 градуска югарырак», - дип китерә профессор сүзләрен югары уку йортының матбугат үзәге. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100