news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +35 градуска кадәр эссе була, боз яварга мөмкин

Җомга көнне, 14 июньдә, Татарстанда көндез һава температурасы +30.. +35 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. Иң югары күрсәткечләр, аерым алганда, Казанда тәүлекнең көндезге вакытында +31..+33 градуска кадәр булачак.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана, көндез урыны белән боз яварга мөмкин.

Татарстанда җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 м/с, көндез локаль рәвештә 23 м/с кадәр көчәя ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot