news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 349 муниципаль норматив-хокукый актта ришвәтчелек чагылыш тапкан

Норматив-хокукый актларда иң күп ачыкланган ришвәтчелек факторлары җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсенә карый.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2017 елда уздырылган ришвәтчелеккә каршы экспертиза барышында 703 норматив-хокукый актта һәм аларның проектларында коррупциоген факторлар ачыкланган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә секторы мөдире Салават Рәхимов белдерде.

“Ришвәтчелеккә каршы экспертиза нәтиҗәсендә, муниципаль берәмлекләрдә ришвәтчелек фактлары чагылыш тапкан норматив-хокукый актлар әле җитәрлек. 349 муниципаль норматив-хокукый актта һәм 354 норматив-хокукый акт проектында коррупциоген фактор теркәлгән. Барлыгы 703 акт һәм аларның проектлары дигән сүз. Контроль-күзәтчелек органнары һәм бәйсез экспертлар тарафыннан актлар кертелеп, бу факторлар юкка чыгарыла”, – дип билгеләп узды Салават Рәхимов.

Белгеч сүзләренчә, бу – вазифаи затларның нинди вәкаләтләр башкарырга тиешлеге төгәл язылмавы, вәкаләтләре булмаган органнар тарафыннан хокуклар урнаштыру кебек хилафлыклар. Күрәләтә хилафлыкка бармыйча, техник хаталар җибәрүчеләр дә бар, ди ул. “Җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсе ришвәтчелек киң таралыш тапкан өлкәләрнең берсе. Иң күп ачыкланган коррупциоген факторлар шул өлкәдә”, – диде Салават Рәхимов.

Аның сүзләренә караганда, Социаль-икътисади мониторинг комитеты мәгълүматлары буенча, кузгатылган җинаять эшләре буенча ришвәтнең уртача күләме 35 мең сумнан артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100