news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 348 мең гектарда бөртекле культуралар җыеп алынды

Татарстанда 348 мең гектарда бөртекле культуралар җыеп алынды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда урып-җыю кампаниясе көчәя бара. Бүгенге көнгә республикада 348 мең гектар бөртекле культуралар суктырылган – планлаштырылган күләмнең 32 проценты. Игенчеләр 1 млн 380 мең тонна ашлык суктырганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Республиканың 37 районы хуҗалыклары арпа һәм борчак җыюга керештеләр. Бөртекле культураларны тагын 750 мең гектар мәйданда җыеп алырга кирәк. Майлы культуралар 668 мең га мәйданны били, шул исәптән 353 мең гектар көнбагыш һәм 54 мең гектар соя, аларны җыю соңрак башланачак.

Иң күп мәйдан Лениногорск, Әлки һәм Минзәлә районнарында суктырылган – 47 проценттан артык. Иң югары уңыш Тәтеш, Аксубай һәм Зәй районнарында теркәлгән – гектардан 50 центнердан артык. Гомумән алганда, министр урып-җыю кампаниясенең темпларын яхшы дип бәяләде.

Быел төп эшкәртү планы 1,5 млн гектар тәшкил итә. Бүгенге көнгә 49 мең гектар туңга сөрелгән, шул исәптән 30 мең гектар тирәнтен эшкәртелгән.

Балтач, Яңа Чишмә, Сарман, Тукай һәм Чистай районнары хуҗалыклары туңга сөрүгә аеруча актив керештеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot