news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 34 оешмада мәҗбүри вакцинация карарын бозу очраклары ачыкланган

Бүгенге көндә Роспотребнадзор хезмәткәрләре бөтен республика буенча 420 объектны тикшергән.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан мәҗбүри вакцинация турындагы карарның үтәлешен тикшерүне дәвам итәләр. Республиканың 34 предприятиесендә хокук бозу очраклары ачыкланды.

«Без Татарстанның баш дәүләт санитар табибының мәҗбүри вакцинация турындагы карарының үтәлешен тикшереп торуны дәвам итәбез. Сез беләсезме, 7 декабрьдән икенче прививкалары булмаган, ягъни вакцинацияне тулысынча узмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш», — диде Роспотребназор җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Бүгенге көндә Роспотребнадзор хезмәткәрләре бөтен республика буенча 420 объектны тикшергән, 34 предприятиедә хокук бозу очраклары ачыкланган — бу тикшерелгәннәрнең 8 проценты дигән сүз.

«Беренче беркетмәне суд караган, ул тулысынча хупланды. Кама Тамагы районында предприятие республиканың баш дәүләт санитар табибы карарын үтәмәгән өчен 25 мең сумга штрафка тартылды», — дип өстәде спикер.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда карарның үтәлешен тикшерүнең ничек узуын хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100