news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 34 градуска кадәр салкын көтелә

Республика юлларында бозлавык фаразлана.

Татарстанда 34 градуска кадәр салкын көтелә
«Татар-информ» архивы

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Татарстанда 34 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта республика ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез», - дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.

Республика территориясендә көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә.

Төнлә 25-30 градус салкын, урыны белән -34 градуска кадәр  булачак. Көндез 20-25 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot