news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 3302 гаилә «Демография» проекты буенча ана капиталының калган өлешен алган

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 3 меңнән артык гаилә ана капиталының калган өлешен алу мөмкинлегенә ия булды, дип хәбәр итә РФ Социаль фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәте. Әйтергә кирәк, элек россиялеләрнең андый мөмкинлеге юк иде.

Ана капиталының калган суммасын бер тапкыр бирелә торган түләү өчен файдалану турындагы тәкъдим быел Россия Президенты Владимир Путинның «Бу безнең гаилә үзенчәлеге» Бөтенроссия бәйгесе финалистлары булган гаиләләр белән очрашуында яңгырады. Әлеге очрашу Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә – 8 июльдә үтте. Шуннан соң «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында» федераль законга һәм башка берничә канунга тиешле үзгәрешләр кертелде.

Республикада андый түләүгә гариза бирә ала торган барлыгы 18 меңгә якын гаилә яши. Бу максатларга чыгымнарның гомуми күләме 50 миллион сумнан артып китәчәк. Түләүне алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, күп функцияле үзәктә яки РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге клиент хезмәтендә биреп була.

Гариза ун эш көне эчендә карала һәм акчалар 5 эш көнендә гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләүнең күләме гариза бирүченең сертификатында калган, ләкин 10 мең сумнан артмаган фактик сумманы тәшкил итә. Әгәр инде тотылмаган капитал 10 мең сумнан күбрәк икән, андый сумма түләнми.

РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге ана капиталының файдаланылмый калган суммасын түләгәндә баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә карамый. Сертификат хуҗалары калган төгәл сумманы Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, шулай ук РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге клиент хезмәтендә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп белә ала.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100