news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлауда катнаша

Республикада 99 кешегә бүген 18 яшь тулып, алар сайлау хокукы ала.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлый. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген 99 кешегә 18 яшь тула, ягъни алар сайлау хокукы ала.

“Сайлау участокларында бу хакта беләләр, аларны көтәләр. Әлбәттә инде, гадәт буенча, беренче тапкыр сайлауга баручылар өчен һәм бүген туган көннәрен билгеләп үтүчеләр символик бүләкләр тапшырылачак”,- диде Әгъзәм Гобәйдуллин. Ул шулай ук республикада сайлаучы яшьләрнең шактый күп булуын һәм Татарстанда 18-35 яшьлек 800 мең кеше быел сайлауларга барырга хокуклыгын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100