news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак

Төнлә һава температурасы +12…+17 градус тәшкил итәчәк.

Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак
Владимир Васильев

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 августта, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава һәм җил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Явым-төшем яву ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +12…+17 градус булачак. Көндез һава температурасы 28-33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot