Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 33 градус эссе булачак
Республикада яшенле яңгырлар һәм көчле җил булырга мөмкин.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 12 майда, Татарстанда 33 градус эссе булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак.
Яшен вакытында көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә республикада һава температурасы 13-18 градус булачак. Көндез термометр баганалары +28, +33 градуска кадәр күтәреләчәк.
- Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада аномаль эсселек турында кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз