news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 324 гектар мәйданда урманны табигый рәвештә яңадан торгызганнар

Татарстанда агымдагы елның 10 июленә 324 гектар мәйданда урманны табигый рәвештә яңадан торгызганнар. Эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Урманны табигый рәвештә яңадан торгызу – урман культураларын үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән урман хуҗалыгы чаралары комплексы ул. Туфракның өслеген минерализацияләү, агачларны кискән вакытта табигый үстерү һәм яшь агачны саклау кебек чаралар каралган», - дип искәртте ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Ул билгеләп үткәнчә, быел урманны табигый рәвештә яңадан торгызу эшләрен 1034 гектар мәйданда башкару ниятләнә.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Экология» илкүләм проекты буенча республикада 1529,5 гектар мәйданда (шул исәптән 1421,9 гектарда - урманны табигый рәвештә яңадан торгызу, 103,6 гектарда – агач утырту, 4 гектарда – урманны катнаш торгызу) урманнарны яңадан торгызу буенча чаралар үткәрелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100