news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 32 торак пунктны язгы ташу вакытында су басарга мөмкин

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, елгаларда суның биеклеге куркыныч билгегә җиткәч, 2024 елның язгы ташу чорында су басу ихтималы булган зоналарны атадылар. Шул хактагы мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган.

«ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль бюджет учреждениесе фаразлары һәм статистика мәгълүматлары нигезендә, быел язгы ташу чорында республиканың 10 елгасы ярларыннан ташып чыгу нәтиҗәсендә 32 торак пунктны (аларда барлыгы 1003 йорт исәпләнә) су басарга мөмкин.

Биредә Тымытык, Иске Тумба, Иске Камка, Кәче, Кече Төрнәле, Уба, Исергәп авыллары һәм Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Ютазы районнары территориясендәге тагын берничә торак пункт хакында сүз бара. Торак пунктларның тулы исемлеге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге мәгълүмат урыннарда чара күрү өчен муниципаль берәмлек башлыклары адресына юлланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot