news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган

Авыру очракларының күбесе Чаллыга туры килә — анда 14 кеше чирләгән.

Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 32 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырган. Авыру барлык очракларда да элемтә юлы белән йоккан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«19 кеше хастаханәгә салынган, 13 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

 Очракларның күбесе Чаллыга туры килә — анда 14 кеше чирләгән. Казанда - җиде, Актаныш, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районнарында икешәр авыру ачыкланган. Инфекциянең бер очрагы Алабуга районында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 22 061 кеше коронавирус белән авырган, 19 633 кеше савыкты (соңгы тәүлек эчендә - 36 кеше).

news_right_1
news_right_2
news_bot