news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 32 градуска кадәр эсселек көтелә

5 июльдә Татарстанда җылы һава торышы саклана, әмма аннан соң һава температурасы шактый күтәреләчәк. Шулай итеп, пәнҗешәмбе көнне термометр баганалары көндез 30 градустан уза, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иртәгә, сишәмбе көнне, коры һава торышы көтелә, Татарстанның көнчыгыш районнарында гына кыска вакытлы явым-төшем булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 6-11 градус җылы була, көндез 19-24 градуска кадәр күтәрелә.

Чәршәмбе көнне, 6 июльдә, антициклон йогынтысында һава ныграк җылына башлаячак. Төнлә — 7-12 градус, көндез 24-31 градус кадәр җылы була. Явым-төшем көтелми.

7 июльдә төнлә температура 9-14 градустан түбән төшмәячәк. Ә көндез, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырларга карамастан, һава 26-31 градуска кадәр җылыначак.

Җомга һәм ял көннәрендә төньяк-көнбатыш антициклон Татарстанга тагын да эссе һава торышы китерәчәк - көндезге сәгатьләрдә 27-32 градус эссе була. Шулай ук яшенле яңгыр көтелә.

Элегрәк «Татар-информ» 5 июльдән 11 июльгә кадәр Татарстанда урман янгыннары куркынычы югары булганга, шторм кисәтү кертелүен хәбәр иткән иде. Бу эссе һава торышына һәм явым-төшем булмауга бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100