news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 32 градус эсселек һәм яңгырлар көтелә

Бүген төнлә 11-16 градус җылы булачак.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм яңгыр явуы көтелә.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә 11-16, көнбатыш районнарда 21 градус җылы булачак. Көндез исә кабат эссе һава торышы көтелә — температура 27-32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot