news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 31 меңнән артык балага “Электрон балалар бакчасы” системасы аша юллама бирелгән

Республикада 1 июньнән 31 августка кадәр 2014-2015 елларга мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны массакүләм комплектлау чарасы узды

  (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 1 июньнән 31 августка кадәр 2014-2015 елларга мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны массакүләм комплектлау чарасы узды. Өч ай дәвамында “Электрон балалар бакчасы” автоматлашытрылган мәгълүмат системасы аша 31 098 бала мәктәпкәчә учреждениегә юллама алган, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Ведомство, балалары чират көткән ата-аналарның игътибарын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша чират статусын даими тикшереп торырга кирәклегенә юнәлтә. Баланың статусы “Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә юнәлдерелгән” дип үзгәрүгә ата-аналарга ай дәвамында үз балалар бакчасына мөрәҗәгать итү зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100