news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +31 градуска кадәр эсселек көтелә

Татарстанда +31 градуска кадәр эсселек көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем ихтималы аз. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, ә урыны белән 13 метр тизлектә фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика зур антициклон йогынтысында, шул сәбәпле эссе һәм коры һава торышы урнашты. Уртача һава темературасы күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югары булуы күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100